/ Новости/ Уйнагыз,гармуннар!

Уйнагыз,гармуннар!

Гармун – кечерәк кенә, җансыз, телле агач тартма. Шушы телләргә йөрәк авазларын бармакларга күчереп, моң, берсеннән-берсе матур авазлар чыгартучы “гармунчы”. Аның урыны түрдә. Минем язмам нота белән уйнаучы түгел, ә гап-гади авыл гармунчылары турында.
Еллар үтте, хәзер мәҗлесләр сирәгәйде, яшьләрнең гармунга исе китми башлады. Ләкин гармунчыны мәктәпләрдә, авыл клубларында уза торган чараларга гел чакырып торалар. Гармун сайрауларын оныттырмас өчен төрле чаралар үткәрәләр. Авыл яшәсә, гармунчылар яшәр, авылны гармун моңы яшәтә бит. Багазы ауылы мәдәнит кичәләрендә безне биеткән Миңнулла абыйга зур рәхмәт. Гомумән, рәхмәт сезгә, авыл гармунчылары.
Татарны татар итеп яшәтүче, мөгаен, гармун моңыдыр… Элек-электән гармунсыз авыл булмаган, яшьләрнең кичке уеннары, аулак өй, туйлары гармунсыз, җырсыз үтмәгән… Шуңа да үзлегеннән гармун, тальян тартырга өйрәнгән Миңнулла абый авылдашларының йөзек кашы булды. Авыл хуҗалыгы тармагында механизатор булып эшләсә дә, тормыш иптәше Нәфисә апа белән өч бала үстерсә дә, бер генә бәйрәм дә аннан башка узмаган, конкурс-фестивальләрдә дә чыгыш ясаган, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңын калдырган ул.
Чөнки ул нәкъ менә шушы җирлектә барлыкка килгән, бу авылның хәзер дә визит карточкасы… Аңардан башка безнең бер концертыбызда узмый.Нәфисә апа бик күп еллар аулыбызның”Ак әбиләр “вокалында катнашты.
– Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!
Дуслар, без ышандык; гармун- халкымның гомерлек юлдашы. Шатлыкларда сөенечне белдерүче, кайгыларда хәсрәтне таратучы.Уйнагыз гармуннар” исемле кичәбез ахырына якынлаша. Гармун сезнең дә юлдашыгыз булсын, иң кадерле әйберегез булып өегезнең түрендә торсын.Гармун бит-күңел кошы. . Ә хәзер баян моңнарына кушылып, бергәләп җырлап, кичәбезне тәмамлыйбыз.
Киләчәктә дә аңа кешеләрне куандырып яшәү өчен исәнлекГәйлә бәхете, иҗади уңышлар телисе килә.

Поделиться:

Полезные ссылки