/ Новости/ Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел

Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел

25 нче августта, Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел.
Күренекле әдипнең театрыбызда төрле елларда «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш», «Кырларым-тугайларым», «Без бит авыл малае», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Алай түгел, болай ул», «Төш», «Ак тәүбә, кара тәүбә» һ.б. күп кенә әсәрләре куелды.
Шул уңайдан, театрыбыз музеенда Туфан Миңнуллин белән күпьеллык иҗади дуслыкка багышланган материаллар урын алды!
Бу татар әдәбиятчыларының тормышларында тере классик, XX һәм XXI гасыр башларында татар халкы өчен иң зур драматургларның берсе. Язучы бик күп әсәр иҗат иткән, аларның күбесе Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан, Чуашстан, Марий Эл театрлары сәхнәләрендә куелган.
Т. Миңнуллинны татар милләтенең, теленең, мәдәниятенең язмышы борчый. Безга аны оноторга ярамый.

Поделиться:

Полезные ссылки