/ Новости/ Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.

Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора.
Күргәзмәне караучыларны аеруча үзенчәлекле эше белән Вәкилә Хатмуллина җәлеп итәрдер могаен.
Вәкилә изалоннан яктырткычлар эшли.Барысыда изолон материалыннан эшлана,лампочкалары светодиотный,кызып эремиләр ди ул.Чыннан да, аның кул эшләренә күз салгач, як-ягыңа төкереп куясың. Бар бит талантлы кешеләр! Җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да бәйрәмнәргә бүләккә үз кулларың белән булдырылган әйбер әзерләүгә җитәме соң инде?! Андый әйберләргә күңел җылысы салынган.
Мин юлланган көнне матурлыкка гашыйк ханымның берничә изолон чәчәге тезелешеп утыра иде.
—Болар барысы да бүләккә әзерләнгән. Монысы — күршемә, анавысы — кодагыема, берсе ахирәтемә атап эшләнгән, — дип таныштырды.
Ни өчен сату өчен әзерләмәве белән дә кызыксындым.
—Материаллар бик кыйммәт. Аны сатып баеп булмый. Ә якыннарыңны сөендерү нинди рәхәт?! — дигән җавап ишеттем.
Афарин Вәкилә !шундый матурлыклар белән куандыр үз кешеләреңне,уңышлар сиңа.

Поделиться:

Полезные ссылки