/ Новости/ Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә.

Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә.

#ИсторияБашкортостана
#Историямоегонарода
#БагазинскийСК
#Историямоегосела
Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындагы күп халыкларга мәгълүм. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар. Татарның югары катлау вәкилләре 19нчы гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Мөселман – ислам дөньясы үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Мин дә үземнең нәсел шәҗәрәм белән кызыксындым. Әби-бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен беләсем килде. Гаилә фотоальбомында сакланып калган сурәтләрне карадым, авыл музеенда булган гаилә әгъзаларыбыз турында язылган газета мәкаләләрен укып чыктым, олырак яшьтәге кешеләр белән сөйләштем. Бу эзләнүләрдән мин нәселем турында бик күп нәрсәләр белдем. Нәселемнең нинди зур, горурланырлык бай тарихы бар икән бит.Фарит абый Хабиров узенең тамырын жыйып ,без аның белән шәжарә төзөдөк.Бик күп ярдәм кулы сузды Фидаиль Сафин.Фидаиль абыйга бик зур рәхматемне белдерәм.
Үткәннәрен барлый безнең халык
Тамырларда җирле сут таша.
Ә үткәндә – тик батырлар гына,
Гел данлыклы чорлар – үткәндә!..

Поделиться:

Полезные ссылки