/ Новости/ “Сак-Сок” бәете “Халык җырлары” бүлегендә җырларның бер төре буларак өйрәнелә.

“Сак-Сок” бәете “Халык җырлары” бүлегендә җырларның бер төре буларак өйрәнелә.

Сак белән Сок бәетен элек минем нәнәем Әминә Гәлимьян кызы көйгә салып гел безгә жырлый иде.
Бик эчтәлекле,кызганыч аны тыңлаганда күңелләр тула,ғәйбрәт аласың.Балаңны ғына каргау түгел,кешеләргә дә алама сүз
әйтмәскә кирәклеген аңлата.
Балалар хәсрәтләренең төп сәбәбе булган ана каргышы турында гел искә төшереп, кабатлап торалар. Кайгы сәбәбен кабатлау аша балаларның үкенеч дәрәҗәсе ачыла.
Балалар үзләренең хәсрәтләре турында әниләренә дә әтиләренә дә үзләренә дә сөйлиләр.
Малайларның хисләре гел карышылыктан гына тора. Бер яктан каргап, безне Сак-Сок иттең дип әниләренә үпкәлиләр, рәнҗиләр. Икенче яктан әнине сагындык, аңа сәлам әйтегез дип әниләрен яратуларын күрсәтәләр.
Берничә тапкыр әни белән әтине дә каршы куялар. Әти безне өйдә калдырды, ә әни өйдән читкә җибәрде диләр. “Әнкәй, елама, үзең каргагач” дигән юлларны да кабатлыйлар. Шунда ук әни елама, ходай тәкъдире дип юаталар да.
Әни авызыннан әйтелгән юлларның күбесе кайгы һәм үкенү дәрәҗәсен күрсәткән юллар. Алар ана кичергән хәсрәтнең зурлыгы һәм даими булуы турында сөйлиләр. Әни хәсрәтенең сәбәпләрен үзеннән эзли, балаларымны каргадым дип кабатлый, үзенең бу эше өчен бик үкенә. Шуңа да аның хәсрәт дәрәҗәсе бик югары. Үзенең төзәтеп тә, үзгәртеп тә булмаслык эш эшләвен, хәсрәт сәбәпчесе булуын аңлау һәм балаларын мәңгегә югалту аны юанычсыз итә. Балаларыннан аермалы буларак, үзенә юану да таба алмый, хисләрен дә үзенә генә сөйли. Үз хәсрәте белән ана ялгыз калган. Бу аның зур фаҗигасе.
Әни хисләрендә бернинди дә карышылык юк. Анда бары тик үз улларын каргаганы өчен үкенү генә бар. Ул бары тик үзенең хәсрәт дәрәҗәсен генә сөйли. Ана юаныч таба алган балаларына караганда бәхетсезрәк.
Безгә бәеттән бер ничә бүлекне ауылдашыбыз Найля Рашат кызы көйгә салып укып ишеттерә.
Найлә апага зур рәхмәтемне белдерәм,нәнәемне тыңлаган кебек булып китте.
Сезгә сәләмәтлек һәм ян тынычлыгы насип булсын.

Поделиться:

Полезные ссылки