/ Новости/ Минем беренче укытучым!

Минем беренче укытучым!


Иң авыры, минемчә, яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман.
Йөрәк түрләреннән урын алып
Гомер буе сине озата бара.
Уңыш, ялгышларны күзләп тора
Укытучы – бар дөньяга “Ана”.
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, – диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый.
Минем онытылмас укытучым – Ишмухаметова Әнисә апа Нурмәхәмәтовна. Мин аның турыда язмыйча булдыра алмадым, кулыбызга каләм тотып язарга, беренче белем серләрен үзләштерергә- ул өйрәтте.
Хезмәт ветераны дәрәҗәләренә ирешә.
1994 елда Халыкара мәгариф отличнигы,
1997елда Башкортстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек була.
Ул үз эшен яратып һәм бик теләп башкара. Укучыларга бөтен җанын биреп укырга, язарга өйрәтә. Бездә, 1980нчы елның алтын көзендә беренче сыйныфка укырга кергән 12 бөртек балада мәктәпкә мәхәббәт уятты. Олыны – олы, кечене – кече итәргә, ярыша – ярыша бер – беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте Әнисә апа.
Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Безне өйдә үз дигәнен генә эшләп өйргән 7 кыз, 5 тиктормас егетне ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны үзебез дә бик ярата идек шул. Безнең мәктәпкә кергәнгә 40 ел вакыт узып китсә дә, укытучыбызны урамда очратсак күңел шатлана.
Минем, хәзерге көндә Багазы ауылы мәдәният йортонда эшләүемдә бернче укытучым, Әнисә Нурмәхәмәт кызының өлеше бик зур. Чөнки хәзерге көндә дә, без тыгыз бәйләнештә торабыз. Ул миңа эшемдә булышып, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора.
Тормышында ачы хәсрәтләр, авырлыклар күп күрсә дә Әнисә апа сынмады, сыгылмады, тормышның көчле җилләре өтеп-өтеп җибәрсәләрдә егелмады, башын югры күтәреп, үзенең укучыларына маяк булып, чын мәгънәсендә остаз булып һәрвакыт алга атлады.
Әнисә апа сезгә алдагы көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлыклы, тыныч, аяз көннәр, алга табада авырлыкларга бирешмичә озын-озак гомер кичерүегезне, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын тоеп яшәвегезне телим. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз.Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш иябез.

Поделиться:

Полезные ссылки