/ Новости/ Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист. Тәрҗемәи хәл

Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист. Тәрҗемәи хәл

Мөхәммәт Закиров – якташыбызны искә алу кичәсен үткардек
Туган телдә исем Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров
Туган 24 ноябрь 1950
Караидел районы, Башкортстан
Үлгән 22 ноябрь 2014 (63 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист
Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист.
Тәрҗемәи хәл
Мөхәммәт Закиров Караидел районының Дәүләт исемле татар авылында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетында белем ала. Аннан төрле елларда татар матбугат басмаларында һәм Башкортстан радиосында хезмәт сала.

Башкортстанның татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итеп шуннан пенсиягә киткән иде.

Мөхәммәт Закировның алты китабы дөнья күрә: «Кылычка кунган сандугач», «Туган йорт» һ.б. 60 яшьлек юбилеена соңгысы нәшер ителгән иде. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшриятында аның “Туган йорт” исемле шигырьләр җыентыгы 2 мең данәдә басылып чыкты.

Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнгән иде.

Поделиться:

Полезные ссылки