/ Новости/ ЧЕЛОВЕК НЕДЕЛИ От нашей подписчицы Айгуль Бадретдиновой.

ЧЕЛОВЕК НЕДЕЛИ От нашей подписчицы Айгуль Бадретдиновой.

#человекнедели
#НагретдиновскийСК
Минем әткәем Бөре районының Яңа Биктимер авылында 1946нчы елда 1 апрель көнендә туа. Әти-әнисенең балалары туып торалар үлеп торалар. Кайсы тугач та үлә, кайсы бер яшьлек, өч яшьлек булгач. Бер кызлары 1928нче елгы, берсе 1938 елгы кызлары исән кала. Ике кыз янына малай тугач бик иркәләп, яратып үстерәләр әткәемне . Сигезенче классны тәмамлагач, Саратов өлкәсе, Энгельс шәһәренә барып, киномеханик курсын тәмамлап кайта һәм тирә як авылларда кино күрсәтеп йөри. Аннан Уфа шәһәренә барып Башкирэнергога кереп югары вольтлы линияда электр монтёры булып эшли.
1969 елда Караидел районының Нәгретдин авыл кызына өйләнеп яши башлыйлар. Әнкәй белән кушылгач, әткәем 1970- 1972 елларда Новосибирск шәһәрендә армия сафларында хезмәт итеп кайта. 1981 елда Нәгретдин авылына кайтып төпләнәләр. Эткәебез Мәрәсем совхозына караган кирпеч заводына эшкә урынлаша .Бераздан комбайнга утыра. Урып жыю вакытларында, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, чөнки ул бик тырыш, техниканы ярата, аның комбайны һәрвакыт төзек була . Буш урынга өй, каралты куралар төзеп чыгалар, мал асырыйлар, бал кортлары үрчетү һөнәрен дә үзләштерә. Ике бала үстерәләр
Соңырак әткәй Уфанефть промыселына кереп бульдозерчы булып эшкә урынлаша һәм пенсияга хатле шунда эшли. Безнең әткәйнең куллары алтын: агачка тотынса да, тимергә тотынса да менә дигән итеп эшләп куя. Техникада да аптырап тормый,үзенең тракторы, машинасы бар. Кешеләргә дә бик күп ярдәм итә.
Бүгенге көндә уллары Ирик Псков шәһәрендә ВДВда хезмәт итә. Дүрт бала әтисе. Киленебез Ирина да бик мөләем, тырыш хатын.
Мин, кызлары Айгөл, гаиләм белән Ишимбай шәһәрендә яшибез. Ике малай үстерәбез. Улларыбыз спорт белән шөгельләнәләр, ярышларда гел беренче урыннарны алалар. Бик күп дипломнар, медальләр, кубоклар белән бүләкләнделәр. Тормыш иптәшем Альберт та бик тырыш кеше.
1 апрельдә әткәебезгә 75 яшь була-юбилей. Аларга тазалыклар ,әнкәебез белән тигез гомер итеп, балаларының, ягъни безнең шатлык-куанычларыбыз белән уртаклашып яшәсеннәр. Без аларны бик яратабыз. Аларга озын гомерләр теләп уллары Ирик, киленнәре Ирина, оныклары Элина, Алина, Вадим, Рөстәм. Кызлары Айгөл, кияүләре Альберт, оныклары Данил, Линар һәм тормыш иптәшең Әлфия.

Поделиться:

Полезные ссылки