/ Новости/ Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы.

Чәй… Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы.

Чәй… Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч- шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Бөгөн безнең мәдәният йортында “Эчсәң чәй-җанда җәй” дип аталган чара булып узды. Чарада чәй һәм аның үзлекләре белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре турында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде кайнар , хуш исле бөтнек, мәтрүшкә кушып ясалган шифалы чәйләр эчтек.
Чәй-башкорт йөзе,ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала. “Чәйдән соң-күңелдә җәй” ди башкорт халык мәкале. Чәйләү бер-береңне якынайта, берләштерә. Безнең җирлектә оештырылган әлеге чарабыз безне тагын да якынайтты, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды.

Поделиться:

Полезные ссылки