/ Новости/ Авылдашыбыз, Нигамәтҗан улы Исхак абый Нигаматьяновнын якты истәлегенә багышлана.

Авылдашыбыз, Нигамәтҗан улы Исхак абый Нигаматьяновнын якты истәлегенә багышлана.

Якты кеше
Дөньяда башка кешеләрдән ничектер аерылып торган, үзенә җәлеп итә торган кешеләр була. Алар үзләре киткәч тә, кеше күңелендә тик яхшы яклары белән генә истә калалар. Мин аларны “якты кешеләр” дип әйтер идем.
Бүген мин менә шул якты кешеләрнең берсе, авылдашым, Нигамәтҗан улы Исхак абый Нигаматьянов турында сөйләп китмәкче булам. Исхак абый 1931 нче елның 05 нояберендә Башкортостанның Караидел районы Иске Акбүләк авылында туган. Балачагын, яшьлек елларын әлбәттә мин белмим.
Сугыш елларында Мәлик авылына әти-әниләре белән күчеп китәләр. 1966 нчы елны гаиләсе белән үзе туып-үскән безнең авылга күчеп кайттылар. Исхак абый гел ачык йөзле, сабыр холыклы, бер кеше белән дә сүзгә килми торган, эш сөюче гадел кеше булып истә калды. Бар дөньясы да үз куллары, үз көче белән корылган. Гомер буена колхоз хуҗалыгында тырышып эшләгән уңган колхозчы булды.
Олы яшьтә булуына карамастан, ул соңгы елларына кадәр зиһенен дә, сәламәтлеген кулыннан килгәнче кайгыртып яшәгән: әдәби, фәнни-популяр китаплар укыган, телевизордан яңалыклар, әдәби тапшырулар тыңлаган, атласлар белән кызыксынган, чаңгыда йөрегән.
Шундый иҗтимагый актив тормыш рәвеше алып баруга карамастан, соңгы 20 елдан артык гомерен ислам диненә багышлап, яшь буынга да, олыларга да иман юлы күрсәтеп яшәгән. Ул исем кушу, никаһ уку, мәчетттә намаз укулар оештыру, Коръән чыгу – барысын да динебез таләпләренә туры китереп озак еллар буе башкарган. Тик соңгы 3 елны гына олыгайгач бу вазыйфаларны икенче кешегә тапшырган.
Исхак абый ике мәчеттә хезмәт итә: иске мәчеттә һәм авылдашы Зиләфкәр улы Заһит төзеткән яңасында.
Исхак абый Миньямал апа белән 6 бала карап үстергәннәр, тора башлауларына быел июнь аенда 65 ел тула дигәндә 3 ел элек гомер иткән тормыш иптәше март аенда вафат булып, бу дөньядан мәңгелеккә китеп барган.
Әлбәттә, тол калган ир кешегә, бигерәк тә олы яшьтә, балалары да төрле якка таралып беткәч, ялгыз яшәү җиңел булмагандыр. Шулай булуына карамастан, һичкенә дә төшенкелеккә бирелмәгән, балаларын да юк-бар сорау белән борчымаган. Алай гына да түгел, әле һаман да тормышына актив рәвештә, ямь кертеп яшәргә тырышкан.
Әле узган җәй “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә елмаеп, җиңел атлап, олысы-кечесе белән кул биреп күрешеп, хәл-әхвәл сорашып йөреде. Зиһене ап-ачык, яшьләр көнләшерлек иде. Үзенең балалары тиңдәшләренең исемнәре белән сорашып торды.
Илебезнең төрле тармакларындагы кебек, безнең авылда да Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан төрле-төрле эчтәлекле чаралар әзерләгән булганнар, тик бу дөньяга килгән афәт аркасында әлегә ул чаралар туктатылган. Шулай булуына карамастан, сугыш ветераннарын котлау мәҗелесендә дә катнашкан. Алай гына да түгел, Җиңүгә багышланган конкурста да үзенең моңлы, матур, көчле тавышы белән яшьлек елларында яңгыраган “Ике аккош” җырын җырларга тиеш булган! Бәхеткә каршы, репетициядә ясалган видео сакланып калган.
Әмма тормыш без уйлаганча гына бармый икән. 10 нчы августта 89 яшен тутыра алмый, Исхак абый кинэт кенә арабыздан китеп бара. Барлык туганнарының, балаларының, оныкларының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Менә шундый, мөләем йөзле, какча гына гәүдәле, ачык күңелле изге, якты кеше булып калыр ул авылдашлар, туган-тумалары, дус-ишләре, балалары күңелендә. Җәннәттә булсын урының, Исхак абый!
Барлык балалары, авылдашлары исеменнән
Глүзә Камалова (Нурмухаметова), Яр Чаллы, 14.08.2020 ел.

Поделиться:

Полезные ссылки