/ Новости/ Алтын көзем! ,,Олылар көне'', 1 октябрьдә, алтын көз көне билгеләнә.

Алтын көзем! ,,Олылар көне”, 1 октябрьдә, алтын көз көне билгеләнә.

Алтын көзем! ,,Олылар көне”, 1 октябрьдә, алтын көз көне билгеләнә. Тирә як алтын төскә, кузләр явын алырлык төрле матур төскә кергән чак. Мин алтын көзне олылар тормышы белән тинлим. Көз бөтен унышлар жыеп алына, яшелчә – жимешләр алына, бөтен эшенне бетереп кышка әзерләнәсен. Олы яштәгеләргә карыйсында, бөтен эшләре беткән кебек, йортлар салынган, балалар усеп таралган, шушы мизгел кебек алтын көзләренә житкәннәр. Менә шушы бәйрәм Сөләйман һәм Торна авыл халкына бик матур истәлекле вакигага әйләнде. Чөнки ничәнче ел инде безнен багучыларыбыз Яр Чаллыдан Лилия һәм Василь Гильманшиннар шушы бәйрәмне уткәрергә ярдәм итәләр. Быел да авылдашларын зурлап кустәнәчләр төяп кайтып төштеләр. Һәм шушы матур көнне Торна авыл халкына олылар көне белән тәбрик итеп котлап, буләкләр тараттык. Алар Лилия апа белән Василь абыйга рәхмәтләр укып, куанып, бәхеттә, шатлыкта яшәуләрен теләп калдылар. Лилия апа, Василь абый! Узегезне алла зурласын! Тормышыгызнын игелеген курегез!

Поделиться:

Полезные ссылки