/ Новости/ 25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә.

25 гыйнвар – студентлар көне буларак билгеләп үтелә.

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн – төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Без, Караяр авыл мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле, барыгызны да студентлар көне белән котлыйбыз. Юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!

25 января отмечается как День студента. Кто же не вспоминает самые приятные студенческие годы? Значит, этот день-общий праздник и тех, кто учится в разных учебных заведениях, и тех, кто у кого уже студенческие годы позади. Первые уроки самостоятельной жизни, первые профессиональные знания, несомненно, связаны со студенческими годами. Это не только эпоха надежд и романтических увлечений, но и серьезных дел.
Мы, участники ансамбля “Умырзая” Караярского сельского дома культуры, поздравялем всех с днём студента. Желаем вам успехов на жизненном пути, во всех начинаниях, крепкого здоровья, счастья и благополучия!
Пусть ваши праздники будут веселыми!
#деньстудента
#караярскийсдк

Поделиться:

Полезные ссылки